Район авылларында төрле чаралар һәрдаим булып тора
– Бакырчы укучылары сыерчык ояларын агачларга беркетеп куйдылар, – дип хәбәр итә авылның социаль челтәрдәге төркеме. – Яз башында гына күзәтелә торган тагын бер рәхәт мизгел – ул күчмә кошларның кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары. Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. “Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта” дигән сүз бар халыкта.
Байраш авылы мәдәният йортында “Сәламәтлек иленә сәяхәт“ дигән интеллектуаль уен узган.
– Балалар спорт төрләре белән таныштылар, сәламәт яшәү рәвеше, чыныгу, витаминнар турында файдалы күп мәгълүматлар белделәр, – дип хәбәр итә чараны оештырган мәдәният хезмәткәре Ләйсән Хәйруллина.
Сөендек авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган обелиск янында ватанпәрвәрлек акциясе узган.
– Мәктәп укучылары белән берлектә якташларыбызны искә алу чарасы үткәрдек, – диде Люция Хәлиуллова.
Зур Әтрәч башлангыч мәктәбендә узган “Татар кызчыгы-2021“ бәйгесендә энҗе бөртекләредәй татар кызчыклары үзләренең сәләтләре белән сокландырды.
– Мәктәбебездәге 5 кызчык җыр, бию, сәнгать осталыгында ярыштылар. Чиккән кулъяулык һәм сөлгеләр тәкъдим иттеләр, салат ясадылар, бер-берсен бизәделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Кызлар бар яктан сәләтле булуларын күрсәттеләр, – дип уртаклаштылар мәктәп мөгаллимәләре Гүзәлия Гафиятуллина белән Фирдания Миннуллина.
Олы Тормы авылы китапханәсендә шигъриятне яраткан укучылар белән берлектә “Шигърияттә – кунакта” дип исемләнгән чара булып узган.
– Китапханәче Лилия Гафиятуллина әзерләгән татар шигърияте һәм әдәби танып-белү викторинасында катнаштык, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдык, – дип уртаклаштылар олытормылар. – Китапханәченең шигърият турында сөйләвен кызыксынып тыңладык, Кичә ахырында Габдулла Тукайның яраткан “Туган тел” җырын җырладык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев