Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә

30 август – Татарстан Республикасы көне, Тәтеш шәһәре көне.

(Тәтеш, 30 август, "Тәтеш таңнары"). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: “Бу бәйрәм безнең барыбыз өчен дә милли үзбилгеләнеш, үсә бара торган җәмгыяви көчләрне берләштерү, Татарстан җирендә тынычлыкта һәм татулыкта яшәүче халыклар бердәмлеген ныгыту символы булып тора. ТР Хөкүмәте, Дәүләт Советы булышлыгы ярдәмендә районда алга таба үсешкә юнәлтелгән илкүләм проектлар, дәүләт программалары тормышка аша. Без үзебезнең хезмәт белән Татарстанның алгарышына йогынты ясарга тиеш. 

Без шулай ук шәһәребез көнен дә билгеләп үтәбез. Күп кенә искиткеч кешеләр яраткан шәһәребезне үзләренең яу кырындагы батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныттылар, алар үзләренең кече ватаннарына абруй һәм дан китерделәр.

Бүген без барыбыз бергәләп Тәтешне тагын да матуррак итәргә тырышабыз. Шәһәрне алга таба үстерү буенча безнең тарафтан куелган барлык бурычларны сыйфатлы итеп үтәрбез, дип ышанам. Сезгә республикабыз җитешлеге хакына иҗади эшләвегез өчен рәхмәт белдерәм, нык сәламәтлек, иминлек телим”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев