Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районының авыл хуҗалыгы ветераннарына һәм эшчәннәренә мөрәҗәгать итә

13 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 13 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районының авыл хуҗалыгы ветераннарына һәм эшчәннәренә мөрәҗәгать итә: “Игенче хезмәте безнең районда гомер-гомергә хөрмәтләнде һәм игенчеләргә: механизаторларга, агрономнарга, авыл хуҗалыгы производствосын оештыручыларга аерым, ихтирамлы мөнәсәбәт урнашты. Агросәнәгать комплексы аграрийларның фидакарь хезмәте, көч-кодрәте ярдәмендә районыбыз икътисадында әйдәп баручы урынны били. Безнең бурыч – яхшы нәтиҗәләргә ирешеп кенә калмыйча, шулай ук  җиңел булмаган шартларда иртә таңнан кичке караңгыга кадәр кыр­да һәм фермаларда эшләүчеләр, үзен чын горурлык белән  агросәнәгать комплексына кагылышлы дип санаучылар өчен социаль һәм матди җитешлек булдыруга мөмкин булганның барысын да эшләү. 
Тармак ветераннарына озак еллар намуслы хезмәтләре һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәләрен яшь буынга тапшырганнары өчен аерым рәхмәт сүзләре белдерәсе килә.
Бәйрәм белән! Сәламәтлек һәм яңа мул уңышлар телим! ­­Зур рәхмәт сезгә”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев