Район гәҗите хезмәткәрләре хат ташучылар белән берлектә “Тәтеш таңнары – һәр йортта” дигән акция уздырды
Киләсе ярты еллыкка абунә кампаниясенең соңгы ункөнлеге бара, һәм район гәҗите хезмәткәрләре хат ташучылар белән берлектә “Тәтеш таңнары – һәр йортта” дигән акция уздырды.
(Тәтеш, 23 июнь, “Тәтеш таңнары, Лина Тихонова, Алсу Зиһаншина фотосы). Киләсе ярты еллыкка абунә кампаниясенең соңгы ункөнлеге бара, һәм район гәҗите хезмәткәрләре хат ташучылар белән берлектә “Тәтеш таңнары – һәр йортта” дигән акция уздырды.
Гәҗиттә хезмәт куючылар шәһәрлеләр белән аралаштылар, җирле гәҗитне яздыралармы икәнлеге, анда нәрсәләр җәлеп итүе һәм ниләр күрергә теләүләре белән кызыксындылар. Күп кенә тәтешлеләрнең безнең даими укучылар булып торулары ачыкланды. Муса Җәлил урамындагы йортта яшәүче Нина Павловна гәҗитне күп еллардан бирле алдыруын әйтте. “Яңалыклардан укый башлыйм, шулай итеп соңгы биткә кадәр җитәм, яхшы, күңелле хәлләргә сөенәм, – дип уртаклашты ул. – Ә икенче ярты еллыкка инде язылдым. Үзебезнең гәҗиттән башка ничек булсын ди”.
Горький урамындагы яшь гаилә вакытлы матбугатка язылмавын безнең социаль челтәрдәге “Тәтеш таңнары” гәҗите сайтыннан укулары белән аңлатты. “Безгә күбрәк матур фоторепортажларны карау ошый”, – диделәр үз фикерләрен белдереп ир белән хатын.
Без Толстой урамындагы Казаннан күченеп кайткан гаилә өчен дә сөендек. “Үзем мин тумышым белән Монастырскийдан, – дип хәбәр итте йорт хуҗабикәсе. – Әти белән әни дә гәҗитне яздырдылар, һәр санын көтеп алалар иде. Без дә сезнең укучыларыгыз булачакбыз, абонементны рәсмиләштерегез, чөнки хәзер без – тәтешлеләр”.
Күп фатирлы йортларның берсенә көч-хәл белән килеп җиттек һәм кайсы подъезддан башларга икән дип уйлап туктап калдык, өченче каттагы тәрәзәдән безгә бер хатын-кыз эндәште һәм нәрсә кирәклеген сорады. Бу йорт буенча өлкән булып чыкты, аның уяулык күрсәтеп, алдакчылар йөрмиме икән дип кызыксынуы икән. Ул – безнең күптәнге абунәчебез, аның шалтыратуы буенча хәбәрчеләребез урыннан репортаж да ясаганнар иде. “Гәҗитне яратам, райондагы вакыйгалар хакында анда яшәүче һәркем белергә тиеш, чөнки ул уртак йортыбыз”, – диде ышанычлы итеп хезмәт ветераны Любовь Малькина.
Бу көнне без хат ташучы хезмәтенең никадәрле җиңел түгеллеген үзебездә сынап карадык. Вакытлы матбугат, корреспонденцияләр, пенсия, көндәлек сорауда булган товарлар белән тулы сумканы асып алар һәрбер йортка керәләр, аларны анда көтеп торалар.
Безнең гәҗитне укучыларның сафын арттыру максатыннан уздырылган акциянең нәтиҗәсе күңелле булды, алар “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард”ка озак еллар тугры калырлар дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев