Районда тормышка ашучы үзара салым программалары: Келәш авыл җирлеге
“Үзара салым программасы ярдәмендә без 2014 елдан җирле дәрәҗәдәге проблемаларны хәл итәбез, – дип сөйләде Келәш авыл җирлеге башлыгы Илдар Халиков.
(Тәтеш, 15 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА, Гузәл Сумочкина фотосы). “Үзара салым программасы ярдәмендә без 2014 елдан җирле дәрәҗәдәге проблемаларны хәл итәбез, – дип сөйләде Келәш авыл җирлеге башлыгы Илдар Халиков. – Өстенлекләрне бергәләшеп билгелибез: акчаны нинди максатларга сарыф итәргә икәнлеген. 2014 елда авыл кешеләре юлларны төзекләндерергә карар иттеләр. Келәшлеләр тарафыннан 104 мең сум җыелды, Тоншермада яшәүчеләрдән – 353 мең сум. Дәүләт 1 миллион 828 мең сум финанслау бирде. Барлыгы 2 миллион 285 мең сум булды. Подрядчы – Казаннан “Стройтехсервис” конкурс нигезендә сайлап алынды. Төзүчеләр Келәштә – 450, Тоншермада 775 метр юлга вак таш түшәделәр. Планлаштырылган эшнең барлык пунктлары тулы күләмдә башкарылды. 2016 елда 341 мең сум җыйдык, республика 1 миллион 364 мең сум бүлеп бирде. Әлеге акчага 1 километр 184 метр озынлыгындагы юл ремонтланды. Шулай ук ике авылда: Келәштә – Вахитов һәм Комсомол урамнарында, Тоншермадагы Ленин урамында юл-урам челтәре торышын нормага китердек. 2018 елда да үзара салым буенча авыл җирлегендә референдум уңышлы үтте. Без 380 мең сум җыйдык, Татарстан Республикасы бюджетыннан моңа өстәмә итеп тагын 1 миллион 520 мең сум күчте, барлык акча – 1 миллион 900 мең сум. Алынган акчаны Рус Кырлангысы зираты коймасын төзекләндерүгә һәм Тоншерма, Келәш урамнарына вак таштан юл салуга файдаланырга ниятлибез. Якташларның һәркайсына актив гражданлык позициясе һәм аңлаулары өчен рәхмәт белдерәбез”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев