Районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
Хезмәтләрен хөрмәтләп
(Тәтеш, 22 июль, "Тәтеш таңнары"). Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Арсланова Сәлимә Сәлах кызы, Тәтештәге гражданнарны яклау көллияте мөгаллимәсе;
Галимова Гөлчәчәк Садертдин кызы, Келәш авылы китапханәчесе;
Галиуллова Миңзифа Исмәгыйль кызы, Түбән Тархан авылы клубы мөдире;
Зәйнуллина Гөлчәчәк Нариман кызы, күп балалы ана;
Сәмигуллина Сания Хәлим кызы, “Авангард” гәҗите журналисты;
Шәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызы, Тәтештәге 1нче урта мәктәп мөгаллимәсе;
Шәмсетдинова Рәзидә Әнвәр кызы, Бакырчы урта мәктәбе мөгаллимәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев