Реклама
Җәмгыять
Районның машина парклары яңа техникага тулыланды
Мәктәп укучыларын йөртер өчен, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен, район кырларында эшләр өчен
(Тәтеш, 22 август, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы узган атнада райондагы белем бирү
учреждениеләрендәге балаларны имин (кирәкле барлык таләпләрне үтәп) һәм уңайлы йөртү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән заманча 3 яңа автобус алды.
Исегезгә төшерик, Тәтеш районы хастаханәсе заманча җайланмалар белән җиһазландырылган яңа кичектергесез ярдәм машинасын берникадәр алдарак алган
иде. Соңгы 2 елда районыбызга 4 ашыгыч ярдәм каретасы кайтты.
Район хуҗалыклары хезмәт нәтиҗәлелеген арттыру өчен үзләренең паркларын яңарта. Шушы араларда “Содружество” авыл хуҗалыгына ашлык урып-җыя торган яңа 3 комбайн
кайтарылды. Районыбыздагы “Нур” хуҗалыгы да заманча комбайн сатып алды.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев