Районыбызда яңалыклар
Район башлыгы белән булган киңәшмәдә җаваплы затларның барысына да төгәл күрсәтмәләр бирелде.
(Тәтеш, 12 март, "Тәтеш таңнары"). Районның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында 2019 елның язгы ташу вакытында Тәтеш муниципаль районы халкын һәм территорияләрен саклау мәсьәләләре тикшерелде. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов район кешеләре белән территорияләрне су баскан вакытта эш итү буенча профилактик хезмәтләрнең мөһимлеген, шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен кардан үз вакытында чистарту, су басу куркынычы булган урыннарда суны агызу буенча комплекслы чаралар уздыру, шулай ук язгы ташу вакытында электр тапшыргыч линияләрне, элемтәләрне, коммуналь-техник челтәрләрнең сакланышын тәэмин итү зарурилыгын ассызыклады. Район башлыгы белән булган киңәшмәдә җаваплы затларның барысына да төгәл күрсәтмәләр бирелде. “Районда барлык хезмәтләр дә язгы ташу вакытында килеп чыгу ихтималы тудырган бәла-казалы хәлләрне тиз арада җайга салуга тулысынча әзер булырга тиешләр”, – дип йомгаклады утырышны Рәмис Хатыйп улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев