Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Һәрбер балага аңлатыгыз

Куркынычсызлыкның мөһим кагыйдәләрен белү һәм аларны экстремаль хәлләрдә куллану гомерне саклап калырга мөмкинлек бирә.

(Тәтеш, 24 июль, «Тәтеш таңнары», Юлия КАЛИНИНА). Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге өлкән инспекторы Роман Горбунов янгын вакытында балалар үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында кайбер күрсәтмәләр бирде: “Янгынны өлкәннәр сүндерергә тиеш, әмма һәрбер мәктәп укучысы һәм мәктәпкәчә яшьтәге олырак сабый да тревога сигналы бирә ала. Бала янгын сүндерү сагының номерын – 01не, ә кәрәзле телефон буенча 112 яки 101не җыярга кирәклеген  белергә тиеш. Хезмәтләргә шалтырату, адрес, исем һәм фамилияне төгәл әйтү, ярдәм көтү зарур.

Әгәр фатирда янгын чыкса, ә өлкәннәр өйдә булмаса, ул тагын да таралмасын өчен, уттан ераккарак качарга, үз артыңнан ишек­ләрне ябарга кирәк. Әгәр инде өй ишеге бикле булса яки чыгып булмаса, тәрәзәдән кычкырып, ярдәмгә чакырырга кирәк. Яна торган фатирда калу бик куркыныч, әмма шкафка, карават астына яки башка урыннарга яшеренергә ярамый, чөнки янгын сүндерүчеләргә баланы эзләп табу читен ­булачак.
Киемгә ут капкан очракта идәнгә яки җиргә егылырга һәм ут тулысынча сүнеп беткәнче тәгәрәү зарур. Кул пешкән вакытта аны салкын су агымына куярга һәм өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга кирәк. Подъезда янгын булган вакытта фатирдан чыгарга ярамый. Тәрәзә яки балконны (форточка) ачарга һәм каты итеп кычкырып, ярдәмгә чакырырга кирәк”. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев