Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәрчак шулай бергә булыйк

Түбән Тархан авылында яшәүче Фәйрүзә Сәитовадан туганы Фәния Кабучева хөрмәтенә язган шигъри юллар килеп иреште.

(Тәтеш, 12  июнь, "Тәтеш таңнары").  Түбән Тархан авылында яшәүче Фәйрүзә Сәитовадан туганы Фәния Кабучева хөрмәтенә язган шигъри юллар килеп иреште. Анда сагыну, анда күңел кичерешләре, тирән тәэсирләр...

Сеңелкәем сиңа чын күңелдән
Йөрәк кичерешләрен юллыймын,
Сиңа булган җылы хисләремне
Шигырь юлларына саламын.

Бәхетле бул сеңелем, бәхетле бул,
Бәхет теләп калам гомергә.
Кайгы-хәсрәт күрми шатлык белән
Үтсен иде һәрбер көнең дә.

Без дүрт туган, дүртебез дә
Гүя бергә бер йомгак.
Бер-беребезне онытмыйбыз,
Аралар булса да ерак.

Һәрчак шулай бергә булыйк,
Туганлык җебе өзелмәсен.
Арабызга беркайчан да,
Кеше сүзе кермәсен.

Йөзләрең һәрчак нур чәчсен,
Күзләрең торсын көлеп.
Яшә сеңелем дөньяда
Игелекләр генә күреп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев