Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика студотрядлары Казанда Бөтенроссия слетын уздырырга әзерләнәләр

Матбугат конференциясендә студотрядларның Татарстан икътисадына йогынтысы турында да билгеләп үттеләр.

27 октябрьдә Татарстан Республикасы студентлар отрядлары хәрәкәтенең 60 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар узачак, анда төрле буын ветераннары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, хәрәкәтнең партнерлары җыелачак. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Матбугат конференциясендә студотрядларның Татарстан икътисадына йогынтысы турында да билгеләп үттеләр. «Республикабызның төрле оешмаларына ел саен якынча 10 мең студент эшкә алына. Мондый эшчәнлек предприятиеләргә җитештерү буенча үз планнарын тизрәк үтәргә мөмкинлек бирә.  Бу  республикабыз икътисадына яхшы йогынты ясый», - диде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Искәртәбез, Казан Ратушасында Татарстан Республикасы студентлар отрядлары хәрәкәтенең 60 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узачак. Чарада 230 кеше катнаша дип көтелә. Чараның кунаклары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия студентлар отрядлары үзәк штабы җитәкчесе Дмитрий Парамонов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студотряд