Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Республика территориясендә учак кабызу, коры үләннәр һәм чүп-чар ягуга тулысынча тыю кертелде

Укучыларыбызның исләренә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинеты карары белән республика территориясендә 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы аерым тәртип кертелде.

(Тәтеш, 23 апрель, «Тәтеш таңнары») Учаклар кабызу, корыган үләннәрне һәм чүп-чарны ягуны тыю быелгы янгынга  каршы тәртипнең үзенчәлеге булып тора. Шулай ук   ачык утта ризык әзерләү, урманнарда, бакчачылык һәм яшелчәчелек җирләрендә, урман кишәрлекләре белән чиктәш урнашкан балалар ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары, икътисад объектлары, сәламәтләндерү оешмалары, шулай ук урман-парк зоналары, торфлы участокларда һәм урман киңлекләрен чикләүче ачык территорияләрдә кипкән коры үләннәрне һәм чүп-чарны ягуга тулысынча тыю кертелә.

Калган территорияләрдә ачык утта ризык әзерләү тыелмый, әмма шулай да түбәндәге шартларны үтәү таләп ителә: ризык яндырмый торган савытта әзерләнергә, якындагы корылмадан (агач) кимендә 5 мерт ераклыкта, куелган савытның тирә-юнь территориясе, 2 метрдагы әйләнә-тирәсе корыган үләннәрдән һәм янучан чүп-чардан чистартылган булырга тиеш; ачык утны куллану вакытының барлык дәвамыннан алып учак яну барышы туктатылганчыга кадәр учак тирәсенең чикләреннән ары яну (пыскып тору) таралмасын өчен, тикшереп торылырга тиеш; ачык утны файдалангач, учак яккан урынны җир (ком) белән томаларга яки (тулысынча) туктаганчыга кадәр утка су сибәргә кирәк. Янгынга каршы аерым тәртип гамәлдә вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен  штраф күләме: гражданнарга 2дән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15тән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200дән 400 мең сумга кадәр.

ТР буенча Россия МЧС Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге искә төшерә: янгын куркынычсызлыгы чараларын катгый үтәү – сезнең малмөлкәтне уттан саклап кала ала.

Исегездә тотыгыз, сезнең һәм якыннарыгызның иминлеге бары тик сезнең үзегездән тора. 

Ашыгыч чакыру

телефоны – 112.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев