Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Республика халкына пилотсыз очкычлар һөҗүме булган очракта киңәшләр бирделәр

Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы игълан ителгән икән, үз гомереңне саклау һәм якыннарыңны коткарып калу өчен мөһим адымнар ясарга кирәк.

Әгәр һөҗүм вакытында бинада булсагыз, аскы катларга – подвалга яки паркингка төшәргә кирәк, лифт кулланырга ярамый. Шулай ук якындагы бинада яки җир асты кичүендә яшеренү урыны эзләргә була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Әгәр фатирда булсагыз, тәрәзәләр булмаган урынга барыгыз, терәк стеналар арасында урнашыгыз. Кагыйдә буларак, бу – ванна бүлмәсе. Идәнгә утырырга һәм тәрәзә яныннан ераккарак китәргә кирәк.

Әгәр җимерелгән пилотсыз очкыч калдыклары күрсәгез, аларга һич кенә дә кагылырга ярамый.

«Әгәр пилотсыз очкычны фотога яки видеога төшерә алсагыз, аны полиция хезмәткәрләренә тапшырыгыз. Бу хакта «112» номерына шалтыратып хәбәр итегез. Фото һәм видеоларны социаль челтәрләрдә таратырга ярамый – бу дошманга һөҗүмне кабатларга ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук пилотсыз очкыч турында тикшерелмәгән мәгълүматны интернетта таратырга ярамый», – дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Әгәр һавада эленеп торган пилотсыз очкыч күрсәгез, турыдан-туры аның күз уңына эләкмәскә тырышыгыз – яшеренү урыны табыгыз яки читкәрәк китегез.

фото: Татар-информ

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-xalkyna-bpla-houme-bulganda-uz-uzenne-totu-kagyidalaren-iskarttelar-5918823

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев