Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикабыз һәм илебез яшь әниләр өчен менә дигән шартлар тудырачак

Беренче сентябрьгә ундүрт балалар бакчасын файдалануга тапшырырга, сентябрь ахырына кадәр тагын сигез мәктәпкәчә белем белем бирү учреждениесе төзергә ниятләнә.

(Тәтеш, 29 июль, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда ел азагына кадәр егерме ике балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге максатка 5,28 миллиард сум акча юнәлдерү күздә тотыла, дип хәбәр иткән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

“Демография” илкүләм проекты кысаларында без 2020 елның 1 сентябренә 14 балалар бакчасын файдалануга тапшырырга, сентябрь ахырына кадәр тагын 8 мәктәпкәчә белем белем бирү учреждениесе төзергә ниятлибез”, – дигән Илшат Гыймаев.

Шулардан ике мең биш йөздән артык  урын – 1,5тән 3 яшькә кадәргеләргә, калганы 3тән 7 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән.

“Шул рәвешле, республикабыз һәм илебез яшь әниләр өчен менә дигән шартлар тудырачак, алар эшкә иртәрәк чыга алачак”, – дип билгеләп үткән  ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев