Республикада 2800 га мәйданда урманнар торгызылачак
Алар «Экологик иминлек» илкүләм проекты «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылачак.
Татарстанда 2025 елда 2800 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре планлаштырыла. Алар «Экологик иминлек» илкүләм проекты «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылачак.
Урман культуралары 1450 га мәйданда утыртылачак, табигый урман торгызу – 1098 га, катнаш урман торгызу чаралары – 2 га һәм «компенсацияле» урман торгызу эшләре – 250 га.
«Шулай ук «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча урман тармагы белгечләре ел дәвамында кимендә 11 455 кг урман үсемлекләре орлыклары әзерләячәк», – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. Аның сүзләренчә, бу эшләр башланган инде: мәсәлән, бүгенге көндә ылыслы токымнарның урман-орлык чималы җыела һәм эшкәртелә.
«Моннан тыш, «Экологик иминлек» илкүләм проекты нигезендә, быел башка категориядәге җирләрдә саклагыч урманнарны үрчетү, «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акцияләре оештыру көтелә. Әлеге максатларны гамәлгә ашыру өчен питомникларда 33,7 миллион данә стандарт утырту материаллары бар», – дип өстәде министр.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-2800-ga-maidanda-urmannar-torgyzylacak-5899779
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев