Республикада «Абилимпикс» чемпионатына 1,8 меңнән артык катнашучы җыелачак
Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
16 марттан 13 апрельгә кадәр Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узачак. Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ярышларда якынча 1 800 конкурсант – «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр» категорияләрендә 600әр кеше катнашачак, дип хәбәр итә Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәте.
Чемпионат Татарстанның 14 муниципаль районында 35 мәгариф оешмасы базасында узачак. Катнашучылар 50 төп һәм 75 төбәк компетенциясе буенча ярышачак. Программа яңалыклары арасында – «Каш ясау остасы», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Ротангтан эшләнмәләр ясау», «Кузов ремонты», «Социаль тернәкләндерү белгече» һәм «Техник‑протезист» кебек юнәлешләр бар. Конкурсантларның эшен 630 эксперт бәяләячәк, ә мәйданчыкларда 400 волонтер эшләячәк.
Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен «Һөнәр белән танышу фестивале» узачак. Чара 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге балаларга юнәлдерелгән һәм иртә профориентация өчен уен форматында узачак. Фестиваль Арча, Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен иңли. 5 белем бирү оешмасы базасында яшь катнашучылар үзләрен 18 компетенция буенча күрсәтә алачак. Чарада 300гә якын конкурсант катнашыр дип планлаштырыла.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-abilimpiks-cempionatyna-18-mennan-artyk-katnasucy-yelacak-5920888
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев