Республикада ике ир, шакшы су чокырын чистартканда аңын җуеп, чак кына үлемнән калган
«Уртача авырлыктагы асфиксия» диагнозы куелган зыян күрүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
(Тәтеш, 3 август, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда ике ир-ат, шакшы сулар чокырын чистартканда аңнарын югалтып, чак кына үлемнән калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Буа районы Мещеряково авылында ике ир-атның шакшы сулар чокырын чистарткан вакытта аңын югалтуы хакында хәбәр килгән.
1нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре урында ачыклаганча, чокырга иң элек бер кеше төшкән һәм шунда ук аңын югалткан. Аңа икенче ир-ат ярдәмгә ашыккан, әмма анысы да һуштан язган. Шул тирәдән узып барган өченче ир-ат аларның икесен дә өскә чыгарган. Коткаручылар һәм табибларны да ул чакырткан.
«Уртача авырлыктагы асфиксия» диагнозы куелган зыян күрүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев