Республикада исерек хәлдәге җиңел машина шоферы газ торбасы ныгытмасына килеп бәрелгән
Машина йөртүче һәм аның 3 яшьлек пассажиры иминлек каешларын эләктермәгән булган, икесе дә җитди тән җәрәхәтләре алган.
(Тәтеш, 15 июнь, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда исерек хәлдәге һәм машина йөртү таныклыгы булмаган җиңел автомобиль шоферы газ торбасы ныгытмасына килеп бәрелгән. «Татар-информ»ның Чаллыдагы үз хәбәрчесе агентлыкка шулай дип белдерде.
Юл һәлакәте 14 июнь көнне кичке бишенче яртыда республиканың Тукай районы Мусабай-Завод авылында булган.
«Моңа кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән 42 яшьлек ир-ат исерек хәлдә «Лада Калина» автомобиленә утырган һәм зур тизлектә газ торбасының тимер ныгытмасына килеп бәрелгән», - дип хәбәр итте агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Машина йөртүче һәм аның 3 яшьлек пассажиры иминлек каешларын эләктермәгән булган (өстәвенә, бала махсус кәнәфидә дә утырып бармаган). Аларның икесе дә җитди тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне Чаллыдагы бер хастаханәгә озатканнар.
фото: Татар-информ/Владимир Кулагин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев