Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада махсус хәрби операция ветераннары өчен кайнар линия эшли башлады

РФ Саклану министрлыгының кайнар линиясе кысаларында 117 номерында (өстәмә – 1) фонд линиясе эшли башлады.

Татарстан Республикасында махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен кайнар линия ачылды. Бу хакта «Ватанны саклаучылар» фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

РФ Саклану министрлыгының кайнар линиясе кысаларында 117 номерында (өстәмә – 1) фонд линиясе эшли башлады.

Кайнар линиягә түбәндәге затлар мөрәҗәгать итә ала: махсус операциядә катнашкан, хәзерге вакытта хәрби хезмәттән азат ителгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары; 2014 елның 11 нче маеннан Донецк һәм Луганск халык республикалары хәрби формированиеләре составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар; югарыда санап үтелгән категорияләргә караган затлар хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булса, хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң махсус хәрби операция барышында алган җәрәхәтләрдән яки авырулардан вафат булса, аларның гаиләләре.

Шулай ук, ярдәм сорап, «Ватанны саклаучылар» фондының Ямашев проспекты, 1 адресы буенча урнашкан Татарстан филиалына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

фото: Татар-информ

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-maxsus-xarbi-operaciya-veterannary-ocen-kainar-liniya-esli-baslady-5885779

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев