Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада сәнәгать паркларының резидентлар белән тулу күрсәткече 76 проценттан арткан

Бүген Татарстанның сәнәгать паркларында барлыгы 390 миллиард сум әйләнешле 1700дән артык резидент эшчәнлек алып бара.

Татарстанда сәнәгать паркларының тулылыгы буенча уртача күрсәткечләр 76,6 процентны тәшкил итте. Моңа дәүләт тарафыннан ярдәм чаралары күрсәтү бәрабәренә ирешелгән. Бу хакта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова республикада «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Министрлык вәкиле искәрткәнчә, илкүләм проектка таянып, кече эшмәкәрлекне үстерүдә төп коралларның берсе – уңайлы инфраструктура булдыру. Бүген Татарстанның сәнәгать паркларында барлыгы 390 миллиард сум әйләнешле 1700дән артык резидент эшчәнлек алып бара. Алар халыкны көндәшлеккә сәләтле хезмәт хакы тәкъдим ителә торган югары җитештерүчәнлекле эш урыннары белән тәэмин итә. Әйтергә кирәк, республикада сәнәгать җитештерүе күләменең якынча 10,5 проценты шушы предприятиеләр өлешенә туры килә.

Министр урынбасары сүзләренчә, Татарстанда сәнәгать паркларын аккредитацияләү һәм резидентларга дәүләттән каралган ярдәм чараларын алырга мөмкинлек бирә торган килешүләрне имзалау процедуралары камилләштерелгән. Моннан тыш «Тәэмин итүче көннәре»н үткәрү дә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән. Шулай итеп, 300дән артык кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре зур компанияләрне кирәкле товар һәм хезмәтләр белән тәэмин итү турында барлыгы 3,2 млрд сумнан артык суммага контрактлар төзегән. Әлеге төр чаралар комплексын гамәлгә ашыру 2025 елда да дәвам итәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-sanagat-parklarynyn-rezidentlar-belan-tulu-kursatkece-76-procenttan-artkan-5896605

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев