Республикада соңгы тәүлектә тагын 65 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, Россиядә - 4719
12 пациент хастаханәгә озатылган, 43 кеше терелгән.
(Тәтеш, 23 январь, “Тәтеш таңнары”). Cтопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясенең тагын 4719 очрагы ачыкланган, шул исәптән Татарстанда 65.
Россиядә 362 пациент хастаханәгә озатылган, республикада - 12 кеше. Россия Федерациясендә 3640 кеше терелгән, Татарстанда - 43 кеше терелгән. Пандемия башланганнан алып Россиядә 21 898 876 коронавирус инфекциясенең очрагы теркәлгән, шул исәптән Татарстанда 194 682.
фото: скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев