Республикада урманнарны торгызуга 89,5 млн сум бүленгән
Ул «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында федераль бюджеттан бирелгән.
2022 елда, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында, Татарстанда урманнарны саклау буенча төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 111,5 миллион сум бирелгән. Бу акчаның 89,5 миллион сумы урманнарны торгызу эшләренә тотылачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.
Министрлык мәгълүматлары буенча, быел илкүләм проект буенча республикада 3619,1 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Шул исәптән 1412,5 гейтар урман культуралары утыртылган, 104,6 гектар яңа урманнарга нигез салынган, 4 гектар комбинацияле урман яңарту чаралы үткәрелгән, 2098 гектар табигый урман яңарышына ярдәм күрсәтелгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-urmannarny-torgyzuga-federal-byudzettan-895-mln-sum-bulengan-5860185
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-urmannarny-torgyzuga-federal-byudzettan-895-mln-sum-bulengan-5860185
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев