Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Һәркем өчен файдалы

Мәктәптә уку фәннәрен өйрәнүдә балаларның кызыксынуы арту күп яктан дәресләрнең ничек үтүенә бәйле.

(Тәтеш, 30 ноябрь, Тәтеш таңнары, Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА). Район укытучылары Олы Тархан урта мәктәбендә узган семинарда нәтиҗәле укытуның яңа алымнары, зур этәргечләр һәм танып белүдә кызыксынуны булдыру, информатиканың һәм физиканың җәлеп итү якларын ачу төрләре хакында сүз алып бардылар.

“Кунаклар билгеләнгән вакытка бердәм рәвештә мәктәпкә килделәр. Аларны укучылар коллективы вәкилләре – мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте каршылады. Балалар укытучыларны сәламләү сүзләре белән ягымлы елмаеп семинар үтәчәк урынга озатып куйдылар. “Нинди чиста!”, “Нинди уңайлы!”, “Нинди матур!” – мәктәптә тәүге тапкыр гына булучылар менә шулай үз хисләрен яшереп кала алмадылар”, – дип сөйләде мәктәп директоры Расих Шагаев, үткәрелгән чара хакындагы мәгъ­лүматлары белән уртаклашып.
Активистлар кунакларны биш телдә сәламләделәр һәм үз­ләренең бию, җыр, нәфис сүз осталыкларын күрсәттеләр. Күңелле сәнгать тәнәфесеннән соң, укытучылар программаның эшлекле өлешенә керештеләр. Алар ике төркемгә бүленеп, хезмәттәшләренә юнәлделәр: информатика укытучысы Җәү­дәт Рәхмәтуллин “Электрон таблица” дигән тема буенча дәрескә чакырды, физика мөгаллимәсе Данирә Әбделвәлиева кунаклар катнашында балаларга импульсны саклау законын аңлатты.

Башлангыч сыйныфларда “Физика һәм информатика дөньясында мавыктыргыч сәяхәт” дип исемләнгән чара да семинарның нигезе булды. Укытучы Данирә Әбделвәлиеваның  “Укучыларның иң төп компетенцияләрен булдыру алымнарының берсе кебек проект” дигән мастер-класс хезмәттәшләренең игътибарын җәлеп итте. Шуннан соң укытучылар райондагы бердәнбер мәгълүмати техника музеена, Җәүдәт Рәхмәтуллин “казанышларына”,  экскурсия ясадылар.

Аннары түгәрәк өстәл артында файдалы һәм тирән эчтәлекле сөйләшү булды.
“Уздырылган семинар өчен рәхмәт. “Күрше мәктәпләрдәге эшнең ничек оештырылуын күрү һәрвакытта кызыклы. Үзең өчен ниндидер кирәкле, мавыктыргыч якларны табасың”. “Сездә, мәктәбегездә, һәрвакытта да бик күп сокландыргыч әйберләрне шактый күрергә мөмкин”, – семинарда катнашучылар  биредә менә шундый тәэсирле күңел хисләрен язып калдырдылар.

Галина Исмакова фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев