Һәркем грипптан прививка ясата ала
Бу бушлай башкарыла.
(Тәтеш, 6 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш шәһәренең һәм авыл җирлекләренең күп кенә сайлау участокларында 8 сентябрьдә теләге булган һәркем грипптан прививка ясата ала. Бу бушлай башкарыла. Медицина хезмәткәрләре вакцина ясау өчен каршылыклар булу яки булмауны билгели һәм инфекциясез чирләр куркынычы факторы буенча консультация үткәрә.
“Тәтештәге үзәк район хастаханәсенә өлкән кешеләргә вакцина ясау өчен билгеләнгән 3730 доза заманча “Совигрипп” препараты кайтарылды, – дип хәбәр итте баш табиб урынбасары Наталья Знатнова. – Прививка ясатыр алдыннан һичшиксез температураны үлчәү зарур. Пациентлар процедура алдыннан ике атна дәвамында авырмаган булса яхшырак”.
Исегезгә төшерәбез, Тәтеш районында халыкны гриппка каршы иммунитетлаштыру үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев