Россия Президенты 16 яшькә кадәр баласы булган ялгыз ата-аналарны эштән җибәрүне тыючы закон имзалады
Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган
Россия Президенты Владимир Путин 16 яшьтән кечерәк балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарны эштән җибәрүне тыя торган законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Кабул ителгән карарны балаларның, кагыйдә буларак, нәкъ менә 16 яшьтә төп гомуми белем алуы белән аңлаталар. Шуңа бәйле рәвештә, ялгыз ата-аналар балалары әлеге яшькә җиткәнче дәүләт тарафыннан өстәмә яклауга мохтаҗ.
Закон басылып чыкканнан соң 10 көн үткәч үз көченә керә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-16-yaska-kadar-balasy-bulgan-yalgyz-ata-analarny-estan-ibarune-tyyucy-zakon-imzalady-5883145
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев