Россия авыл хуҗалыгы үзәге көзге культуралар чәчүлекләренең кышкы торышын тикшереп тора
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре көзге культуралар чәчүлекләрен тикшерделәр, моның өчен 17,1 мең га мәйданда монолитлар аралаштырып сайлап алынды. Барысы 55,1 мең га мәйданда тикшерү уздырылды.
(Тәтеш, 11 февраль, “Тәтеш таңнары”). Гыйнвар аенда һәм февраль башында көннәрнең аномаль җылы торуы күпчелек районнарда көзге культураларның тармаклану (кущения) нокталары яткан тирәнлектә туфрак температурасының югары (-1…-2°С) саклануына китерде, бу, әлбәттә, көзге культуралар үсемлекләренең тышчаларында һава йөрешен арттыра һәм шикәр чыгымын көчәйтә.
Хәзерге вакытта көзге культураларда шикәр норма чикләрендә, әмма һава йөрү процесслары көчәю аны 0,7-1,9%ка киметәчәк.
Үсемлекләрнең сирәкләнүе табигый югалу чикләрендә - 10%тан артык түгел.
Республиканың күпчелек территориясендә кар катламының биеклеге 20-35 см, Идел ягы зоналарында - 5-15 см (норма буенча - 18-36 см).
Суыклар башланганда чәчүлек кырларында кар катламы булмаса, көзге үсемлекләрнең тармаклану ноктасы тирәнлегендә туфрак температурасы 2-3 тәүлек эчендә -17...-22 градуска кадәр төшәргә һәм бу үсемлекләрне тамырдан туңдырырга мөмкин.
Үсемлекләрнең туңуын булдырмас өчен кырларда кар тоту чараларын күрергә кирәк.
Рәсемдә: Көзге бодай кыры. Кар катламы 8-12 см, туфракның туңу тирәнлеге - 48 см.
фото предоставлено: Информационно-Технологический Отдел филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев