Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә гепатит белән авыручылар саны билгеле

Авыруларның тулысынча ачыкланып бетмәве, еш кына бу чирнең күренеп торган билгеләре булмау белән бәйле.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Россиядә хроник С гепатиты белән авыручылар саны 3,5 миллионнан артып китә. Бу хакта бүген, Бөтендөнья гепатит белән көрәш көнендә Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының Вируслы гепатит буенча референс-үзәк җитәкчесе Владимир Чуланов сөйләде. Бу хакта ТАСС яза.

“Россиядә төрле бәяләмәләр буенча С гепатиты белән авырган кешеләр 2-4 процентны тәшкил итә”, - диде белгеч.

Аның сүзләренчә, авыруларның тулысынча ачыкланып бетмәве, күпчелек очракта хроник гепатитның күренеп торган симптомнардан башка узуына бәйле. “Кешедә көчле хәлсезлек булырга мөмкин, әмма бу үзенчәлекле билге түгел, шуңа күрә кеше медицина ярдәменә мөрәҗәгать итми”, - диде табиб.

Шулай ук Чуланов авыруның иң күп очраклары 35-50 яшьлек кешеләргә туры килгән хроник В һәм С гепатиты куркынычы турында да әйтте. “Яшь барган саен авыру тизрәк тарала һәм бавыр циррозы яки яман шеш китереп чыгара”, - диде ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/28/190547/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев