Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә яман шеш белән авыручылар саны арткан

Хәзерге вакытта Россиядә онкологик исәптә 3,63 млн кеше тора.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). 2018 елда Россиядә онкология авыруларының 617 мең яңа очрагы ачыкланган. Бу 2017 елга караганда 20 меңгә күбрәк. Бу хакта Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының радиология Милли медицина тикшеренү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта илдә онкологик исәптә 3,63 млн кеше тора. Шул ук вакытта авыручылар санының артуы күбесенчә яман шешне алдан ачыклауны яхшырту белән бәйле, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

2018 елда дөньяда онкология авыруларының 18 миллионнан артык яңа очрагы ачыкланган. Яман шештән якынча 9,6 млн кеше үлгән. Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне бүген, 4 февральдә, билгеләп үтелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев