Россиянең хәрби хезмәткәрләренә ярдәм иткән өчен бүләк
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Россия оборона министрлыгының “Россия Федерациясе оборонасын ныгытудагы өлеше өчен” медале белән бүләкләнде.
(Тәтеш, 20 июль, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Россия оборона министрлыгының “Россия Федерациясе оборонасын ныгытудагы өлеше өчен” медале белән бүләкләнде.
Рәмис Хатыйп улы Украинадагы махсус хәрби операцияләрдә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук ДНР һәм ЛНРда зыян күргән кешеләргә шәхси акчасына берничә тапкыр ярдәм күрсәтте.
Бүләкләү тантанасы Россия Федерациясенең Генераль штабы җитәкчелеге һәм шәхси составы катнашында Россия оборона идарәсенең Милли үзәгендә узды. Бүләкләрне Россия Федерациясе оборона идарәсенең Милли үзәк начальнигы урынбасары, генерал-лейтенант Виктор Новожилов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев