Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Кирилнын хыялын чынга ашырды

Нурлатта яшәүче малайга Татарстан Президенты исеменнән планшет тапшырдылар.

(Тәтеш, 31 декабрь, "Тәтеш таңнары"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, Нурлатта яшәүче Кириллның хыялын чынга ашырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кирилл планшет турында хыялланган, бүген малайга ТР Президенты исеменнән гаджет тапшырдылар. Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Советы утырышында чыршыга эленгән бер открытканы алып, малайның теләге хакында белде.

Татарстан Президенты моңа кадәр ике баланың хыялын чынга ашырган иде инде. 11 яшьлек Әмирхан Садыйков Рөстәм Миңнеханов белән бергә вертолетта очса, 6 яшьлек Денис исә янгын сүндерү частендә булып, автоцистерна руле артына утырып карады һәм бүләккә янгын сүндерүче каскасын алды.

 

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев