Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рух күтәренкелеге һәм көч-кодрәт алдылар

Тәтештәге 1нче урта мәктәп каршында эшләп килгән “Панама” хезмәт һәм ял лагерендә смена ябылуны билгеләп үттеләр.

 (Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таңнары", Мария Храмова (автор фотосы)). Тәтештәге 1нче урта мәктәп каршында эшләп килгән “Панама” хезмәт һәм ял лагерендә смена ябылуны билгеләп үттеләр.

Лагерь начальнигы Людмила Антипова активистларга, аларның ата-аналарына, матур гадәт буенча, Рәхмәтләр тапшырды.

Алтмыш укучы 18 көн эчендә экскурсиядә булды, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте, рух күтәренкелеге һәм көч-кодрәт алды.

Алар мәктәпнең иркен якты залында тирә-якка сибелеп, бергә уздырган көннәре турындагы тәэсирләре белән уртаклашты: балаларга барыннан да күбрәк экскурсия­ләр, күмәк бәйрәмнәр, квестлар, спорт уеннары ошаган.  

“Без механика заводына баргач, анда мине куәтле станоклар гаҗәпкә калдырды, авыл хуҗалыгы техникумында аның бай тарихы турында белдек, икмәк пешерү һәм балык заводында безне тәмле ризыклар белән сыйладылар, бик шәп булды”, – дип үз фикерен җиткерде Даниил Маслов.

Балалар педагогларга – яхшы оештырылган ял, аш пешерүчеләргә – тәмле тукландырганнары, ә шәфкать туташына  иминлек өчен зур рәхмәт әйттеләр. Мәктәп укучылары әзерләгән музыкаль номерлар тантанада катнашучылар өчен матур бүләк булды.

Чара ахырында мәктәп директоры Илдар Фәткуллов укучыларга каникулның кызык­лы һәм истә калырлык булуын теләде. “Беренче сентябрьдә сезне укуда, спортта һәм иҗатта яңа уңышларга ирешү өчен ял итеп, яңа көч туплап килүегезгә бик шат булачакбыз”, – дигән теләген белдерде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев