Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәрвакыт бергә

Урюмлылар Раиса һәм Александр Гудиновлар үзләренең зур, тату гаиләсе белән алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.


(Тәтеш, 17 февраль, «Тәтеш таннары», Лина ТИХОНОВА, Галина Таҗетдинова фотосы).  Яшьләрнең мәхәббәт тарихы туган авылларында башлана. Раяның ул чакта коммутаторда почта бүлегендә эшли торган чагы, ә Сашага Тәтешкә шалтыратырга кирәк була. 

“Кара бушлат кигән чибәр егет килеп керде, муенында – ап-ак шарф. Сөйләшә башлагач, елмайганда ак тигез тешләре балкыды, мин шулай итеп өнсез калдым”, – дип искә ала хатын-кыз. Ә егет, сөйләшеп торганда кызның  сәгать ничәгә кадәр эшләве һәм клубка барамы икәнлеге белән кызыксына, һәм, төпле җавап алгач, нык адымнар белән чыгып китә.  Кич белән Раиса йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә клубка бара, ә анда аны таныш түгел егет көтә. “Биергә чакыр­ды, озата кайтты, шулай итеп безнең арада мәхәббәт очкыны кабынды”, – дип елмаеп сөйли хатыны. Ике ел ярымга су­зылган дуслыклары туй белән тәмамлана, бер атна барган бәйрәмдә туганнары һәм якыннары яшь парга балаларының күп булуын телиләр. Шулай булып чыга да – бәхетле тигез тормышта өч кыз туа, барысына да югары белем алу мөмкинлеге булдыралар.

“Гудиновлар гаиләсенә унынчы җан булып килдем һәм гомерлеккә калдым. Әти-­әни белән 24 ел бергә яшәдек, алардан тормыш зирәклеген тупладык, алар һәр нәрсәдә ярдәм иттеләр”, – ди Раиса Гавриловна, рәхмәт әйтеп. Ир белән хатын армый-талмый эшли. Раиса Гудинованың хезмәт стажы 29 ел,  шуның 20се – сыер савучы. “Үземнең малкайларны яратып карадым, – ди ул. – Әгәр аякларым авыртмаса, сыер савучы булып озак эшләгән булыр идем әле”. Терлекче хезмәттәшләре хакында хөрмәт белән сөйли, бер гаиләдәй булуларын әйтә. “Долиновкага сыерлар саварга барабыз, тирә-як гаҗәеп гүзәл, Идел киңлеге, ә без машина арбасында фляга өсләрендә утырабыз, шулчак Наталья Бехтина һәм апалы-сеңелле Тоня белән Рая Кильгановалар  җыр­лап җибәрәләр, без аларга кушылабыз, шулвакыт күңелләргә рәхәт булып китә”. Раиса Гавриловна 20 ел дәвамында үзе дә танылган “Умарина”ның беренче составында катнашучы була, матур җыр­лый, ә сандугач кебек бары тик ул гына сайрый белә. 

Ул әле моның белән генә дан тотмаган, ә намуслы хезмәте белән дә. Терлекченең мул савым алганы өчен күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәтләре бар, 1986 елда хөкүмәт аңа Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшырган. Авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында турыдан-туры катнашып, берничә тапкыр кыйммәтле бүләкләргә лаек була. Авылдашларының Раи­са Гавриловнага ышаныч белдерүләре, аны ике чакырылыш авыл Советы депутаты итеп сайлап куюлары, колхоз идарәсе әгъзасы булуы моңа ачык дәлил булып тора, ул кирәкле тәкъдимнәр генә түгел, шулай ук тәнкыйтьле шелтә дә белдергән, аның фикеренә колак салганнар һәм тыңлаганнар. 

Александр Васильевич та шулай ук тырышып хезмәт куйган, яшь чагында юкка гынамы ире эшләгән машинаның ишегендәге “Коммунистик хезмәт ударнигы” дигән язуга игътибар итми калмаган. Хезмәт юлы дәвамында радиоузелда эшләгән, сөт җыйган, атта терлекләргә азык ташыган, көтүче булган. Нинди генә эшкә алынса да, аны намус белән башкарган. Аның йорт хуҗалыгында да тулысынча тәртип: кулы һәр эшкә ятып тора. 

“Әти белән әнине эшсез күз алдына да китерә алмыйм, – ди кызлары Татьяна. – Җәен иртәнге 2-3тә торалар, үлән чабарга, терлекләрне ашатырга баралар, аннары эшкә, чөгендер эшкәртергә китәләр, шуннан мал-туарны карыйлар. Безне дә шуңа өйрәттеләр, тормышта бернинди җитеш­лек тә җиңел генә бирелми, әти-әни белән бергә йорт эшләрендә эшләдек, ә хәзер моның өчен бары тик рәхмәт кенә әйтәбез”. Балалары һәм оныклары кунакчыл туган нигездә еш булалар – бәйрәмнәрдә чисталыкны булдыралар, яшелчә бакчасында эшлиләр, якыннарын күрергә, сөйләшеп утырырга, киңәшергә дип кайталар, өлкәннәрнең ризалыгыннан башка балалары һәм оныкларының тормышында бер генә мөһим карар да кабул ителми. 

“Эшчәннәр, киң күңелле­ләр, кунакчыллар, тыңлый беләләр, булдыра алганча булышалар, авыл шундый гаиләләр белән нык та инде”, – диләр алар хакында урюмлылар.

Алтын юбилярлар үзләре озын-озак бергә яшәгән га­и­лә тормышы серләрен яшермиләр. “Бер-береңә ыша­нырга, юл бирә белергә, бер-береңне кайгыртырга кирәк. Тормыш юлы бик сирәк вакытта гына шома була, иң мөһиме  – аның буйлап кулга-кул тотынып бару, – дип инаналар Раиса һәм Александр Гудиновлар.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев