Сабыйлар аңа көч-кодрәт бүләк иткәннәр
Тәтештә яшәүче Зоя Рыжова мәктәпкәчә белем бирү системасында 36 ел хезмәт куйган һәм кайчандыр шәһәрдәге яследә мич ягып җылытуларын хәтерли.
– Миңа “Сабый”ның бер катлы бинасында эшләргә туры килде, аннары гына балалар бакчасы дип йөртелә башлады, башта ул ясле иде, – дип искә ала Зоя Валентиновна. – Ике төркем оештырылды, салкын вакытларда иртә таңнан мичкә ягучы килә иде, мичләр ягып җылытылды. Безгә хәтта өч айлык нарасыйларны да китерделәр, ә мин яшь ярымлыклар белән эшләдем. Минем төркемдә 20дән күбрәк сабый бар иде. Балаларны яңа китергән вакытта, алар күнегеп киткәнчегә кадәр кулга аласың, тынычландырасың, аларга әниләреннән аерылу бик авыр, елыйлар, моңсуланалар. Шулай ук әниләргә дә үз балаларын чит кешеләргә калдырып китү җиңел түгел. Аннары гына ул барысы да якынаялар, үз кешеләргә әйләнәләр, миндәге сабыйларның ата-аналарының барысы да шулай ук яхшылар иде, һәркайсы белән мин уртак тел таптым.
Тәрбияче лаеклы ялда булса да, күңеленә якын мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә эшләгән елларын күз яшьләре аралаш искә ала һәм аңа сабыйлар еш кына төшенә керүләрен, алар белән шөгыльләнүләрен билгеләп үтә.
– Мин алардан никадәрле көч-кодрәт алдым, – ди ул. – Шундый кечкенә генә булып килделәр, минем күз алдында зур үстеләр, ныгыдылар, мәктәпкәчә яшькә җиттеләр. Без аларда белемгә юл ачтык, игелеклелек хисләренә өйрәттек.
Хәзер безне, пенсионерларны, балалар бакчасына очрашуларга чакырганда, без хезмәттәшләр белән аралашабыз, үткән елларны бары тик җылы сүзләр белән генә искә алабыз. “Сабый”да шул елларның мохите әлегә кадәр сакланып килүенә чын күңелдән шатланам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев