Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга тәкъдим итә
Шамил Садыйков оештыру эшен журналист Гөлүсә Закировага тапшырырга тәкъдим итте.
Салават Камалетдинов
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга тәкъдим итә.
«Көн кадагында торган мәсьәлә – татар әдәбиятының киләчәге. Киләчәк турында уйласак, безгә яшь язучылар мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Беркадәр алар белән эш башланды. Без «Татмедиа»да булган эшчәнлекне Язучылар берлеге белән бергә уртак эшкә әверелдерергә дигән фикергә килдек. Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырып яңа команда формалаштыру тәкъдиме белән чыктым», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Язучылар берлегендә яшьләр иҗатына багышланган утырышта.
Шамил Садыйков оештыру эшен байтак еллар «Идел» журналын җитәкләгән, хәзер Татарстан китап нәшриятында эшләүче шагыйрә, журналист Гөлүсә Закировага тапшырырга тәкъдим итте.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatmedia-yazucylar-berlegenda-yaslar-bulegen-buldyryrga-takdim-ita-5872676
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев