Сайлаучы хокукын барыннан да яхшырак белә
(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Алабирде урта мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы сайлаучы хокукы һәм сайлау барышы мәсьәләләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында катнашачак, ул Мәскәүдә узачак.
Россия Федерациясенең үзәк сайлау комиссиясе каршында эшләп килүче Россия сайлау технологияләрен өйрәтү үзәгенең рәсми сайтында электрон рәвештә тест үткән Әдилә Шәйхетдинова Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабының икенче турында җиңүче дип танылган. Җитәкчесе – тарих укытучысы Камилә Яруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев