Сакланыгыз: грипп!
Грипп кешеләрдә сезонлы респиратор вируслы инфекцияләре вакытында була торган билгеләргә охшаш, шулай ук еш кына эч китү һәм косу күзәтелә.
(Тәтеш, 15 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
– Сезне түбәндәге билгеләр сагайтырга тиеш: авыр сулау яки һава җитмәү, күкрәк авырту яки күкрәктә яисә корсак куышлыгында авырту тою, гәүдә сызлау, кинәт кенә баш әйләнү, зиһен чуалу, көчле яки өзлексез косу, – дип билгеләп үтә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең гомумтәҗрибә табибы Галина ГОРЛАНОВА. – Әлеге билгеләр хәлсезләндерергә, ләкин аннары югары температура һәм көчле ютәл белән бергә яңадан кабатланырга мөмкин.
Моңа охшаш билгеләр башка ОРВИ вакытларында да күзәтелә, шул исәптән Ковид-19 булганда да, шуңа күрә белгеч, сагайтырлык билгеләр барлыкка килгәндә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Авырган кешеләр җиде көн дәвамында инфекция йөртүчеләр булып торырга мөмкиннәр. Балаларның, бигрәк тә кече яшьтәге сабыйларның, озак вакытларга кадәр чир йоктыручы булып калу ихтималы бар.
– Грипп йоктыруны булдырмас өчен, кулларыгыз белән күзегезгә, борынга һәм авызыгызга кагылмаска тырышыгыз: микроблар нәкъ тә шушы юл белән тарала. Авырган кешеләр белән тыгыз элемтәдә булудан сакланыгыз. Көнкүрештәге дезинфекцияләүче әйберләр ярдәмендә ишек тоткаларын, каты өслекләрне чистартып алыгыз, – дип киңәш итә Галина Николаевна. – Әгәр авырып китсәгез, өйдә генә торыгыз һәм чир йоктырмас өчен башка кешеләр белән элемтәне булдырмаска тырышыгыз, хәлне катлауландырмас өчен ашыгыч рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гриппка һәм дәвалау алымына кирәкле тикшеренүләрнең күләмен, шул исәптән вируска каршы нинди дарулар алу кирәклеген табиб билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев