Сәламәтлек торышы аңарга бәйле
Май аенда Бөтендөнья калкансыман биз көне билгеләп үтелә.
Калкансыман бизнең сәламәт булуы турында кайгырту матдәләр алмашын нормаль хәлдә тотарга, гәүдә авырлыгын җайларга һәм үзеңнең сәламәтлек торышыңны мөмкин булган куркынычлардан саклап калырга мөмкинлек бирә.
Безнең тереклек эшчәнлегенең ике мөһим аспекты тыгыз бәйләнгән: калкансыман бизнең эшләве һәм кандагы шикәр күләме, чөнки шикәр диабеты хәзерге заманның иң зур проблемасына әверелә бара.
– Калкансыман биз – муендагы кечкенә, ләкин куәтле эндокрин орган. Нәкъ тә шушы биз безнең метаболизмны, тән температурасын, йөрәк тибешен һәм гомуми кәефне контрольдә тота. Аның торышын күзәтеп тору мөһим, чөнки теләсә нинди тайпылышлар бөтен организм өчен җитди нәтиҗәләргә китерә. Хәлсезлек, апатия; аңлатып булмаслык авырлык арту яки кимү; хәтер, игътибар начарлану; даими арыганлык тойгысы, йөрәк тибеше һәм артериаль кан басымы үзгәрү калкансыман бизнең авыру билгеләре булып тора.
Проблемаларны булдырмас өчен эндокринолог табибында профилактик тикшерү узу һәм төп гормоннарга анализлар тапшыру да җитә, – дип үз киңәшен бирә Тәтеш үзәк район хастаханәсе табибы Альбина Фазлыева.
Калкансыман биз авырулары һәм шикәр диабеты үсеше арасында турыдан-туры бәйләнеш бар. Мәсәлән, калкансыман бизнең гипофункциясе (гипотиреоз) булган пациентлар кандагы шикәр дәрәҗәсе күтәрелү куркынычына дучар була. Шикәр чире белән авыручыларда калкансыман бизнең эшләве белән проблемалар еш очрый. Бу ике органның да организмда матдәләр алмашы һәм энергия белән бәйле төп процессларны җайга салу өчен җавап бирүе белән аңлатыла. Кирәкле гормоннарның җитәрлек секрециясе булмау шикәрнең артуына, икенче типтагы диабет билгеләре барлыкка килүенә йогынты ясый.
Калкансыман биз авыруларын булдырмау һәм диабетны кисәтү өчен табиб-эндокринологлар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә, бу микроэлементларга (йод, магний, цинк) бай дөрес туклануны; даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүне һәм саф һавада йөрүне; стрессларны киметү һәм йокы режимын үтәүне үз эченә ала. Шикләндерә торган билгеләр барлыкка килсә, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев