Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салкыннарда янгын чыгу куркынычы арта

Янгын күзәтчелеге белгечләре әйтүенчә, кышкы айларында һа­ва температурасының түбәнәюе, электр приборларын һәм җы­лылык җиһазларын кул­лану белән бәйле ян­гыннарның артуы күзәтелә.

(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”) 

Кама Тамагы һәм Тә­теш районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилак­тик эшләрнең районара бүлеге хезмәткәрләре халыкның игътибарын һава торышы салкынайту сәбәпле торак секторда янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтүгә юнәлтә.

– Үзәктән җылыту сис­темасы бүгенге көндә күбрәк кулланылса да, мичкә ягып җылыту элеккечә үк янгын куркынычы чыгуны тудыра, –  дип белдерә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча ЯКЭ өлкән инспекторы Роман Горбунов. – Өйләрен мич ягып җылыта торган район кешеләренә шунысын истән чыгармаска кирәк, ут белән саксыз эш итү, утын, янучан материаллар киптерү һәм мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү янгын чыгуга китерә.

Белгеч тәтешлеләргә мичләрне кулланганда ничек эш йөртергә кирәклеге турында ки­ңәшләр бирә: мич­ләрдә ярыклар һәм җи­мереклекләр булган очракта аларны кулланмагыз; мичләр һәм төтен юллыклары кимендә өч айга бер тапкыр чистартылырга тиеш; яна торган мичләрне караучысыз калдырмагыз һәм аларны кечкенә балаларга күзәтеп торырга кушмагыз; зәмһәрир суык­ларда мичләрне еш кына күп итеп ягалар, шуның нәтиҗәсендә аларның аерым бер өлешләре кирәгеннән артык кыза. Әгәр бу өлешләре агач диварлар яки җиһазлар белән янәшә торса, ул чакта янгын чыгу ихтималы зур, мичне көнгә озак итеп якканчы,  2-3 тапкыр – 1-1,5 сәгатькә кадәр җылытсаң яхшырак.

Торакларда шулай ук каминнар, рефлекторлар, калориферлар, ә кайвакытта кулдан ясалган электр җылыткычлар кулланыла. Әгәр бүл­мәдәге электр приборын кабызганда бераз караңгыланып китә икән, бу электр челтәренең чамадан тыш көчәнеш киеренкелеге булу билгесе. Саклагычларның еш януы да челтәрдәге көчәнешләрнең зур булуы турында сөйли ала. Бу очракта һичшиксез электрик чакыртырга кирәк.

Бары тик заводта гы­на җитештерелгән җы­лыткычларны һәм тер­мокөйләгечлесен генә кулланырга киңәш ителә. Электр җылыткычны утыр­гычлардан яки җи­һаздан куркынычсыз арада урнаштыру; аны кабызган килеш караучысыз калдырмау, аны киптерү өчен кулланмау зарур.

– Янгын чыкканны яки ут телләре күтәрелүен (төтен таралу, көйгән ис килү, температура күтәрелү) күргән очракта, кичекмәстән  “01” яки “101” телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк, шул ук вакытта объектның адресын, янгын чыгу урынын да әйтү зарур, – дип киңәш итә Роман Горбунов. – Кешеләрне, мөлкәтне коткару һәм беренчел янгын сүндерү чаралары булган янгынны бетерү буенча мөмкин булган чаралар күрергә, янгын подразделениеләрен каршы алуны оештыру өчен мөмкин булган чараларны оештырырга кирәк. Янгынны сүндергән вакытта пыяла тәрәзәләрен  бәреп ватарга һәм ишекләрне ачып куярга ярамый, бу янгынның дөрләп китүен арттыра. Әгәр бина төтен белән тулган булса, аннан чыкканда идәнгә мөмкин кадәр түбәнрәк иелеп, битне юеш тукыма белән томалап чыгарга кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, үзегезне һәм якыннарыгызның гомерен саклагыз. Бәла-каза булган очракта, кичекмәстән 01, 101 яки 112 телефоннарына шалтыратыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев