Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салым кәгазьләре җибәрү башланды

Милек салымын түләүгә кәгазьләр салым түләү вакыты җиткәнче 30 көннән дә соңга калмыйча юллана.

(Тәтеш, 13 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Исегезгә төшерәбез, салым белдерүе салым түләүчеләргә почта аркылы заказ хаты буенча, ә “Физик затларның шәхси кабинеты”ннан файдаланучыларга электрон төрдә җибәрелә.

2019 елның 1 июненнән белдерү кәгазьләренең төре үзгәрде. Аерым түләү документы (квитанция) юлланмый. Белдерү төренең үзендә бюджет системасына салымнар күчерү өчен реквизитлар, шулай ук бердәнбер идентификатор, шул исәптән банк терминаллары һәм мобиль җайланмалар аркылы салымнарны тиз түләр өчен штрих-код һәм QR-код күрсәтелгән.

Салымнарны банк бүлеге, шул исәптән банк терминаллары; онлайн-банк; Россия ФСХ сайтының “Шәхси кабинеты”; федераль почта элемтәсе оешмасы аша түләргә була.
Федераль салым хезмәтенең (бүлек) рәсми сайтында урнаштырылган “Физик затларның салым белдерүе – 2019” яңа промо-бите (www.nalоg.ru/rn77/snu-2019/) физик затларның 2019 елдагы белдерү кәгазен аңлап-төшенергә ярдәм итәчәк.

Әлеге биттә төп мәсьәләләр: салым белдерүе нәрсә икәнлеге, аны ничек алырга, башкарырга кирәклеге, әгәр ул килмәсә, нәрсә эшләү зарурилыгы, 2019 елдан физик затларга милек салымы салуда нинди үзгәрешләр булуы, белдерү кәгазендә күрсәтелгән салым ставкалары һәм ташламалары турында ничек белү мөһимлеге аңлатылган.

Салым кәгазе 2019 елның 2 декабреннән дә   соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев