Салымнарны вакытында түләгез
Салымнарны түләү вакыты 2021 елның 1 декабрендә тәмамлана. Без Тәтеш районы финанс-бюджет палатасы Рәисе Алексей Богданов белән әңгәмә кордык һәм ул әлеге тема буенча берничә сорауга җавап бирде.
(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Салым түләү турындагы хәбәрне ни рәвешле алырга була?
– Бүгенге көндә Россия Федераль салым хезмәте сайтында салым түләүченең шәхси кабинетында теркәлүчеләрнең барысы да милек салымнарын түләү турында белдерү кәгазе алды, калган салым түләүчеләргә әлеге хәбәрнамәләр почта аша җибәрелде.
– Квитанция алынмаган очракта нишләргә?
– Бу очракта тәтешлеләр КФҮгә мөрәҗәгать итә алалар. Кайвакыт гражданинның кайчан да булса шәхси кабинетын ачып, аны онытуы да бар, тик алар электрон базада теркәлгән. Әгәр гражданин узган ел артык түләсә, ул агымдагы елның исәп-хисап счетларына күчерелә, әгәр салымның гомуми суммасы йөз сумнан ким булса, шулай ук квитанция килмәячәк.
– Түләүне ни рәвешле башкарырга була?
– Салым түләүченең шәхси кабинеты яки федераль салым хезмәте сайтында “РФ Дәүләт хезмәтләре” аша, шулай ук “ФЛ салымнары” мобиль кушымтасы, КФҮ, банклар, банкоматлар, почта, түләү терминаллары аша.
– Безнең район халкыннан күпме салым җыю планлаштырыла?
– Тәтешлеләр 32 964,7 мең сум милек салымын түләргә тиеш. Шул исәптән транспорт салымы буенча – 17 824,4 мең сум, физик затлар милкенә салым буенча – 4 778,5 мең сум, физик затларның җир салымы буенча – 10 361,7 мең сум.
– Җыелган салым акчалары кая килә?
– Безнең районның консолидацияләнгән бюджетында физик затларның милек салымнары өлеше 7,1 процент тәшкил итә. Физик затларның милкенә салым һәм җир салымы – район җирлекләре бюджетларына, ә транспорт салымы – Татарстан Республикасы бюджетына. Шулай итеп, салымнар республика һәм җирле бюджетларны формалаштыралар һәм гамәлгә ашырыла торган социаль программалар нигезе булып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев