Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сенсор бүлмәләре, интерактив логопед өстәлләре, диагностик коррекция-үсеш комплекслары һәм уникаль җиһазлар барлыкка килгән

“Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында күп эшләр алып барыла.

(Тәтеш, 11 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Казанда “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен 2021 елда ике мәктәп җиһазландырылган. Әлеге эшләр “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында алып барылган.

Белем бирү учреждениеләренә 14 миллион сумнан артыклык җиһазлар сатып алынган. Моннан тыш, биредә логопед, психолог һәм дефектолог кабинетлары тулысынча яңартылган. Аларда сенсор бүлмәләре, интерактив логопед өстәлләре, диагностик коррекция-үсеш комплекслары һәм уникаль җиһазлар барлыкка килгән.

Хезмәт остаханәләренә станоклар, тегү машиналары, үтүкләү системалары һәм җайлаштырылган савыт-саба сатып алынган.

Өстәмә белем бирү кабинетларына җайлаштырылган музыкаль инструментлар сатып алынган. Барлык кабинетлар да Smart интерактив комплектлары, ноутбуклар һәм төсле күп функцияле җайланмалар белән җиһазландырылган.

Россиядә РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан илкүләм проектлар тормышка ашырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев