Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шигри тәлгәшләр

Олы Тархан урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучы­ла­ры яза.

(Тәтеш, 30 март, "Тәтеш таңнары").

Зилә:
“Әнинең нурлы йөзләре 
Кояштай балкып тора.
Пешергән бәлеш, ашлары.
Телне йотарлык була.
Әйткән җылы сүзләре
Күңелләрне эретә, 
Файдалы киңәшләре
Кыен чакта булыша”.

Алсу:
“Әниемне яратам,
Аны  ихтирам итәм.
Әнием белән бергә,
Көн дә мәктәпкә китәм.
Гүзәл һәм чибәр дә ул,
Матур да ул әнием.
Шатлык һәм уңышлар гына 
Телим сиңа, бәгырем”.


Нурзия:
“Бакчадагы чәчәк кебек
Матур минем әнием.
Якты кояшым минем
Яратам сине, әнием”.  


Нурзидә:
“Ник күңелсез син бүген,
Елмай әле, әнием.
Дустым да, ярдәмчем дә, 
Иң кадерле кешем син”.


Инсаф:
“Тәмле ашларыңны ашап, 
Көч өстим мин, әнием.
Сине йолдызга охшатам,
Кояшым, балым диям”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев