Шоферларга штраф санкцияләре кулланылырга мөмкин
Республикабыз территориясендә зур йөкләрне тикшерүнең автомат пункты эшли.
(Тәтеш, 10 декабрь, “Тәтеш таңнары”). ТРда юл челтәрләрен комплекслы үстерү, аларны авыр йөкләр төягән транспортлар җимерүдән саклау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыруны һәм Россия Федерациясенең имин, сыйфатлы юл челтәрен алга таба тулы кыйммәтле бердәм интеграцияләре Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары белән “2018-2020 елларга Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы төбәк һәм муниципальара билгеләнештәге машина юлларында авырлык һәм габарит контроле үсеше стратегиясе” расланды.
Хәзерге вакытта төбәкнең автомобиль юлларында авырлыкны үлчәү контроленең 8 автомат пункты эшли (пунктларның урнашуы турындагы мәгълүмат “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ gbubdd.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган). Әлеге пунктлар билгеләнгән таләпләргә җавап бирә, файдаланыла торган җайланма РФ үзгәрешләр средствосы дәүләт реестрына кертелгән, стандартлаштыру һәм метрологиянең вәкаләтле оешмалары тарафыннан аларны ел саен тикшерү тәэмин ителгән.
Авырлыкны үлчәү контроленең автомат пункты аша хәрәкәт иткән вакытта рөхсәт ителгән авырлыктагы йөкләрнең күләмен арттырып җибәрү турындагы белдерү махсус мәгълүмати таблода күрсәтелә. Шоферларга авырлыкны арттырып җибәрү турындагы мәгълүматны җиткерү өчен шулай ук гомуми файдаланудагы infoktg.ru порталы кулланыла, анда транспортны үлчәү нәтиҗәләре тулысынча яктыртылган.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев