Штаттан тыш ярдәмчеләр бүләкләнде
Район газетасы белән актив хезмәттәшлек итүче авыл кешеләре Зур Әтрәчтән Мәрзыя һәм Васыйл Юнысовлар, Монастырскийдан Юлия Тимарина редакциябезгә килделәр.
(Тәтеш, 11 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Васыйл Вазыйх улы Кыш бабай булып киенеп, барыбызга да көн буена җитәрлек шатлык-сөенеч өстәде. Редакция хезмәткәрләре кунак буларак килгән суык бабайга яңа ел шигырьләре сөйләделәр, ә ул, үз чиратында, аларга күчтәнәчләр өләште һәм кулына гармунын алды да “Туган тел”, “Очрашу” җырларын башкарып, йөрәкләрне җилкендерде. Юнысовларга һәм Тимаринага актив мәгълүмати хезмәттәшлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт йөзеннән бүләкләр тапшырылды, ә иң мөһиме – күңелле итеп аралаштык һәм бер-беребезгә күтәренке, иҗади рух бүләк иттек.
– Редакциягә чакыру безнең өчен күңелле хәбәр булды. Без редакция хезмәткәрләре белән яңа ел мохитендә кунакчыл очрашуга ихластан шатбыз, – дип уртаклаштылар Юнысовлар.
– Яраткан газетабыздан котлаулар һәм бүләк алу бик күңелле булды!
Безнең гаилә “Авангард”ны бик яратып укый. Корреспондентлар белән хезмәттәшлек итү һәрвакытта рәхәт. Район газетасы редакциясенең барлык коллективына иҗади уңышлар, абунәчеләр һәм рәхмәтле укучылар телим, – дип үз фикерен җиткерде Юлия Тимарина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев