Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Штрафларны вакытында түләгез

Районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ел башыннан 16 тәтешлене исерек килеш рульгә утырган өчен тоткарлаган.

(Тәтеш, 12 март, “Тәтеш таңнары"). Ике шофер үз гомеренә һәм тирә-юньдәге кешеләргә куркыныч тудырып, транспорт йөртү хоку­кыннан мәхрүм ителгән булса да, машина руле артына утырган. 

Агымдагы елның ике ае эчендә шулай ук 20.25 маддә, 1нче өлеш буенча 30 беркетмә тутырылган, шуның 5се – штрафларын вакытында түләмәгән бер шоферга карата. Штраф РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә карар законлы көченә кергән көннән алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш, дип искә төшерә ЮХИДИ ­хезмәткәрләре.

Аны билгеләнгән вакытка түләмәү, түләнмәгән штрафны ике тапкырга арттырып салуга, әмма иң киме бер мең сум, яки 15 тәүлеккә кадәр админис­тратив кулга алуга, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итә.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев