Сигезенче бүләк сюрприз булды
2023 елның I ярты еллыгына “Тәтеш таңнары” (“Авангард”) газетасына язылу кысаларында Никита Железновтан бакча үсентеләре уйнату игълан ителде.
(Тәтеш, 20 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Дина Мансурова). Үсентеләргә ия булу мөмкинлеге район газетасына язылган һәркемдә бар иде, моның өчен 14 октябрьгә кадәр редакциягә газетага язылу турында квитанция күчермәсен алып килергә яки электрон почтага, Ватсапка аның фотосын төшереп җибәрергә кирәк иде. Билгеләнгән көнне, 18 октябрьдә, безнең “Авангард Тәтеш #үзебезнекеләрнеташламыйбыз” төркемендә туры эфирда җиңүчеләрнең исемнәре аталды.
Тамашачылар күз алдында призлар уйнатырга төрле җимеш агачлары һәм декоратив үсентеләр үстерергә яратучы Никита Железнов һәм шәһәр кешесе Роза Чахирева булышты.
Газетаның баш мөхәррире Елена Калашникова абунәчеләргә актив булганнары өчен рәхмәт белдерде һәм 240 кеше уңышны сынап карарга теләк белдерүен игълан итте.
Беренче булып слива-алыча гибриды уйнатылды. Роза Рәхим кызы, барабанны әйләндереп, аннан абунәченең фамилиясе язылган шарны тартып чыгарды һәм: “Георгий Ганюхин”, – дип укыды. Алмагач үсентесен Олы Тормыдан Флера Әхмәтова отты. Груша Фәридә Фәрхетдиновага эләкте. Тамарикс декоратив куагы Валентина Кормакованы чәчәк атуы белән сөендерәчәк. Надия Ваһапова кара карлыган куагы алды, спирея яз көне Богдашкино авылыннан Нина Потапованың, афлатуния Светлана Тимрюкованың бакчасында чәчәк атачак.
Никита Железнов көтелмәгән һәм күңелле сюрприз ясады: өстәмә рәвештә спирея үсентесе алып килгән иде. Сигезенче призны да уйнаттык. Бу гадәти булмаган, чыдам матур куак Надежда Жировага насыйп итте.
Чәршәмбе көнне үсентеләрне тапшыру булды. Тәҗрибәле бакчачы Никита Железнов аларны бәхетле хуҗаларга ничек утыртырга һәм тәрбияләргә кирәклеген аңлатып бирде.
– Безнең бакча зур, 10 сутый. Анда күп нәрсә үсә, ләкин груша юк иде. Аның турында мин күптән хыялланган идем, – дип уртаклашты Фәридә Фәрхетдинова. – Таныш булмаган номердан кесә телефонына шалтыраткач, билгесез номерларны алмасам да, нигәдер җавап бирергә булдым. Миңа шунда ук редакциядән шалтыратулары һәм приз отуым турында әйттеләр. Миңа бәхет елмайды, мин бик шатмын.
– Күптән түгел генә оныгым белән сездә экскурсиядә булган идек, оттырышка квитанция дә калдырдык. Һәм миңа Мәскәүдән безнең фотоны “Авангард” төркемендә күрүләре турында хәбәр иттеләр, – диде Светлана Тимрюкова. – Мин аны нинди фотосурәт икән дип карарга булдым, шунда призлар уйнатылган видеоны күрдем һәм үземнең фамилиямне ишеттем. Оныгым минем тылсымчым, ул миңа уңыш китерә!
Кадерле абунәчеләр, әгәр дә сез бу уенда җиңмәгән булсагыз, борчылмагыз, сезнең декабрьдә узачак башка оттырышта призларда алу мөмкинлегегез бар.
Тиздән без киләсе акцияне игълан итәрбез. Уңыш сезгә һичшиксез елмаячак!
Реклама АО Татмедиа
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев