Шигырьләре кешелек байлыгына әверелде
Якшәмбе көнне татар шагыйре һәм журналисты, хәрби хәбәрче Муса Мостафа улы Җәлил (Җәлилов) тууына 120 ел тула.
– Бөтен республикабыз һәм илебез зур горурлык һәм рәхмәт хисләре белән истәлекле датаны – ялкынлы патриот, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтә. Аның исеме дөнья мәдәнияте тарихына алтын хәрефләр белән мәңгелеккә язылган. Аның тирән гуманизм һәм какшамас батырлык белән сугарылган үлемсез шигырьләрендә берничә буын тәрбияләнде. Муса Җәлилнең югары идеаллар белән рухландырылган һәм кешеләргә карата кайнар мәхәббәт белән язылган шигърияте миллионнарның күңеленә юл тапты. Шагыйрьне Ватаныбызда гына түгел, Европа һәм Америкадан алып Азиягә кадәр бөтен дөньяда беләләр һәм хөрмәт итәләр. Аның дистәләгән телгә тәрҗемә ителгән шигырьләре инде күптән бөтен кешелекнең байлыгына әверелде. Аңа 1957 елда үлемсез “Моабит дәфтәре” циклы өчен бирелгән Ленин премиясе аның батырлыгын тануның югары ноктасына әверелде – ул бу бүләккә лаек булган беренче совет шагыйре. Нацист төрмәләрендә язылган һәм фашизмны фаш итүче шигырьләре камерадашлары тарафыннан саклап калынган. Үлем алдында да сыгылып төшмәгән патриот шагыйрьгә Советлар Союзы Герое исеме бирелү – үлеменнән соң тәкъдим ителгән иң югары бүләк. Һәркемнең дә герой-шагыйрьнең үлемсез шигырь юлларыннан көч һәм илһам алуын телим. Аның тормышы һәм батырлыгы безнең өчен югары дәрәҗә, намус һәм үз халкыңа тугрылыкның мәңгелек үрнәге булып хезмәт итсен, – дип мөрәҗәгать итә тәтешлеләргә район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев