Сиринә Сәлахетдинова: “Аның исән-имин кайтуын көтәбез”
Газетабызның электрон почтасына Олы Тарханда яшәүче Сиринә Сәлахетдиновадан хат килде.
(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары”).
– Февральдә барлык ил билгеләп үтелә торган ир-егетләр бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне бар. Ул бик мөһим, чөнки ул хәрбиләрне һәм кыю, тәвәккәл һөнәр кешеләрен данлый. Һәрбер ир-егет билгеле бер дәрәҗәдә үз гаиләсенең, иленең, бәһасез хәзинәсенең һәм башкаларның чын саклаучысы булырга тиеш. Безнең гаиләдәге Ватан сакчысы – абыем Илназ турында сөйлисем килә. Ул 1988 елның 24 октябрендә Олы Тархан авылында туа. Ул миңа балачактан ук кайгыртучанлык күрсәтте. Мин аңардан кечерәк булганлыктан, мине һәрчак яклый, беркемгә дә мине рәнҗетергә ирек бирми иде, мин инде үземнең таянырлык кешем булуына, миңа бер нәрсә дә куркыныч түгел икәнлегенә ышана идем. Ул 2006 елда, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казандагы югары хәрби команда училищесына укырга керде. Аны лейтенант исемендә тәмамлап, Алтай краеның Новосибирск шәһәренә юллама алды.
2014 елда Кырымны кайтару буенча операциядә катнашты һәм хәтта “Кырымны кайтару” өчен медале белән дә бүләкләнде.
Абыем хәзерге вакытта капитан исемендә һәм рота командиры вазифасында махсус хәрби операциядә катнаша. Хәрби операция вакытында ул Батырлык ордены, “Сугышчан хезмәтләр өчен” медале алды.
Ул үз карамагындагы һәр солдатка туганыдай, хөрмәт белән карый, теләсә кайсы вакытта ярдәм итә һәм хуплый.
Хәрбиләрнең тормышы ул һәрдаим күченүләр, өйрәнүләр, берничә айлар дәвам итүче командировкалардан тора һәм якын кешең белән очрашу һәрчак түземсезләнеп көтеп алына. Аны өйдә әни көтеп тора, ул кайткач ук аңа һәрвакытта ярдәм итә. Ул гомеренең яртысын үз Ватанына багышлады, Россия армиясенә намус һәм горурлык белән хезмәт итә. Мин абыем белән горурланам.
Хәзерге вакытта без аның Җиңү яулап, исән-имин кайтуын көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев