Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәт яшәү рәвешен хуплаганнар

Шәһәребезнең “Башаккай” балалар бакчасында витаминнар атналыгы оештырганнар.

(Тәтеш, 28 июль, "Тәтеш таңнары", Галимә Камалиева).   Шәһәребезнең “Башаккай” балалар бакчасында витаминнар атналыгы оештырганнар.

Җәй уртасы җитте, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең пешкән, өлгергән чагы. Аларны рәхәтләнеп татып, авыз итәргә мөмкин. “Башаккай”да нәкъ тә менә шушы “тәмле” мизгелләрне чагылдырган күңелле ял сәгате үткәрелгән.

“Җиләк-җимеш, яшеллекләрнең организмга файдасы турында сөйләдек, – дип хәбәр иттеләр балалар бакчасы педагоглары. – Сабыйларның белемнәрен атна дәвамында яшелчәләр һәм җимешләр турындагы мәгълүматлар белән тулыландырдык, әлеге вакыт эчендә сабыйлар үзләренең сөйләм телләрен баеттылар, төрле уеннарда катнаштылар, яшелчә һәм җиләкләрнең рәсемен ясадылар, витаминнар турындагы мультфильмнар карадылар. Ашамлыкларның файдасы хакындагы белемнәрен алар экологиягә багышланган әкиятләр һәм табышмаклар аша тулыландырдылар.

Әлеге атна балаларга күтәренке кәеф, матур кичерешләр бүләк итте. Шулай итеп, сабыйлар сәламәт яшәү рәвешен хупладылар”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев