Солдатлар туган якка кайта
(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Келәш авылында яшәүче Гөлчәчәк һәм Фәрит Галимовларның улы Сәйдәш армия хезмәтеннән кайткан. Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгән егетне дуслары, туганнары каршы алганнар.
– Авылга солдат кайту, аның әти-әнисенә генә түгел, бөтен авыл халкына бик зур шатлык булды. Без барыбыз да моңа чиксез сөендек. Аның киләчәге якты булсын, – дип уртаклаштылар келәшләр.
Олы Тархан авылы егете Алмаз Дульдиевны туган ягында сөенеп көтеп алганнар.
– Әле кайчан гына озаткан кебек идек, бер ел вакыт сизелми дә үтеп китте. Хәер, безнең өчен шулай булса да, егетнең әти-әнисе, туганнары, дуслары аның кайтуын, күрешү минутларын зарыгып көткәндер. Алмазның әти-әнисе Ирек белән Айсылуның шундый зур шатлыкларын уртаклашабыз. Улларын армиядән каршы алу һәрбер якын кешеләре өчен үзенә бер төрле горурлык та әле, – дип хәбәр иттеләр Олы Тархан авылы кешеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев